Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Калфаклар бәйгесе»нә йомгак ясалды

Әни, әнием, әнкәй... Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез, дип башланып китте Иске Абдул авылының мәдәният йортында оештырылган «Аулак өй» кичәсе. Әниләр рәхәтләнеп халкыбызның борынгы йолаларын искә төшерделәр, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Үзләренең балаларына сөйләгән...

Әни, әнием, әнкәй... Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез, дип башланып китте Иске Абдул авылының мәдәният йортында оештырылган «Аулак өй» кичәсе. Әниләр рәхәтләнеп халкыбызның борынгы йолаларын искә төшерделәр, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Үзләренең балаларына сөйләгән әкиятләрен сөйләп, бишек җырларын җырладылар.

Соңыннан «Калфаклар бәйгесе»нә йомгак ясалды. Әниләр ай башында ук үз куллары белән теккән, чиккән калфаклардан күргәзмә оештырганнар иде. Иң активлары - Резидә Гарипова, Кадрия Шәйдуллина, Гөлнара Әхтәмовалар мастер-класс күрсәттеләр. Бәйрәмебездә иң өлкән калфак чигүче Клара апа Хөсәенова булса, иң нәниләре - «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар булды. Бәйрәмгә бер ямь өстәгән балаларның барысына да мәдәният хезмәткәрләре бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, дип язган Иске Абдул авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев