«Кайгырту мәктәбе» дәресе узды
Яңалыклар

«Кайгырту мәктәбе» дәресе узды

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дәрес уздырдылар.

Биклән авылында ФАП базасында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган «Кайгырту мәктәбе» дәресе узды. 

Аз хәрәкәтләнүче туганнарын караучы авыл халкы профессионаллардан практик мастер-класслар, гади һәм эффектив карау техникасы, аерым сорауларга җаваплар алды.


Нет комментариев