Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме - фашист илбасарларын тар-мар итүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм! Бу Җиңү ил тынычлыгы хакына, тыныч тормыш өчен фашист илбасарларына каршы тере стена булып баскан бабаларыбыз батырлыгы бәрабәренә, һәрбер ризыкны үз авызыннан өзеп фронтка юллаган, тылда фронт тоткан әбиләр-апалар тырышлыгы белән, ипинең исен дә...

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме - фашист илбасарларын тар-мар итүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм!

Бу Җиңү ил тынычлыгы хакына, тыныч тормыш өчен фашист илбасарларына каршы тере стена булып баскан бабаларыбыз батырлыгы бәрабәренә, һәрбер ризыкны үз авызыннан өзеп фронтка юллаган, тылда фронт тоткан әбиләр-апалар тырышлыгы белән, ипинең исен дә исни алмыйча, балачагына кара күләгә булып ябылган, ачлык ачысын кичергән сугыш чоры үсмерләре, гомерләрендә бер мәртәбә «әти» дип эндәшергә тилмергән сугыш ятимнәренең җан авазы хисабына, сугыш кырларында газизләрен югалткан әниләр, тол ханыннарның ачы сагышы хисабына яуланды.

Бу Җиңү бәясен безнең онытырга хакыбыз юк! Батырлар даны мәңгелек!

Районның хәрби хәрәкәт ветераннары исеменнән Айбулат Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев