Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле Тукай районы халкы, якташлар!

Сезне чын күңелдән Тукай районының 45 еллыгы белән тәбрик итәм. Миңа, Яр Чаллы хөкүмәтендә озак еллар эшләгән кеше буларак, шунысы билгеле: Тукай районы белән Яр Чаллы шәһәре аерылгысыз, чөнки аларны уртак тарих, уртак максат-бурычларны тормышка ашыру берләштерә.

Тукай районына 45 ел дисәк тә, асылда әлеге районның тарихы 1930 еллардан ук башлана. Инде шул елларда ук Кама елгасы ярында урнашкан районның республикабыз тарихында мөһим роль уйнаячагы көн кебек ачык була. 1970 елларда башланган, Татарстанны бөтен дөньяга таныткан Кама автомобиль заводы төзелеше район кешеләреннән тагын да ныграк тырышлык сорый. Тукай районы халкы әлеге бөек эштә сынатмый.
Бүгенге көндә районның үз йөзе бар, аның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү тармагындагы күрсәткечләре республикабыз җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим югары бәяләнә. Эш белән бергә Тукай районы мәдәният һәм сәнгатькә дә зур игътибар бирә. Соңгы елларда «Ак калфак» татар хатын-кызларының күчмә утырышын, Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул иткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәм. 
Хөрмәтле якташлар! Бу истәлекле көндә сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, туган республикабыз һәм күпмилләтле Ватаныбыз хакына яңа уңышлар һәм казанышлар телим!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев