Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кадерле әнием!»

28 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Якты юл» газетасы видеокотлаулар бәйгесен оештыра.  Әниләрегезгә багышланган теләкләр, җылы сүзләр, шигырьләр, җырларны видеога төшереп, WhatsApp аша 8-917-398-19-83 номеры буенча безгә җибәрегез. Аларны Инстаграм, ВКонтакте һәм рәсми сайтыбызга урнаштырырбыз. Җиңүчеләрне тавыш бирү буенча халык үзе сайлаячак. Аның өчен tukai-rt.ru сайтына кереп, ошаган видео астына йөрәк тамгасына басасы булачак. 

Иң кызыклы видеокотлаулар авторларын яхшы бүләкләр көтә:
Беренче урын – «Тулпар» ат спорты мәктәбенә 1000 мең сумлык сертификат (атта йөрү, шәхси шөгыльләнү яки фотосессия өчен атны арендага алу).   
Икенче урын – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына ике кешелек билет.
Өченче урын – «Якты юл» газетасына 2022 елның беренче яртысына бушлай яздыру. 
Сайтта видеокотлаулар өчен тавыш бирү 28 ноябрь 00:00 сәгатькә кадәр барачак. Нәтиҗәләр 29 ноябрь көнне ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев