Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. 

Районыбызның гүзәл затлары бу күркәм бәйрәмне олы хезмәт уңышлары белән каршылыйлар. Алар икътисадый, мәдәни тормышка үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шулай ук сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында да хатын-кызларның мул хезмәт җимешләре күз алдында. Ә инде районыбыз мәгарифен, мәдәниятен, сәламәтлек саклау өлкәсен алардан башка күзаллавы да кыен.
Хатын-кыз – яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия. 
Кадерле гүзәл затларыбыз, кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. 

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев