Кадерле хатын-кызлар – әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Яңалыклар

Кадерле хатын-кызлар – әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!

Сезне язның тәүге бәйрәме белән чын йөрәгемнән тәбрик итәм. 

Хатын-кыз – яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия. Гүзәл затларыбыз – тормышыбызның яме һәм суы кимемәс илһам чишмәсе.
Районыбызда бар яктан да уңган-булган, кыенлыкларда югалып калмый торган хатын-кызлар яши. Тәвәккәллек, зур җаваплылык, кыюлык, батырлык сорый торган нинди генә авыр хезмәтләрне башкармыйлар алар! Язның беренче бәйрәме барыгызга да күтәренке кәефләр алып килсен, исән-имин яшәгез, якыннарыгыз һәрвакыт уңышлары белән сөендерсен. Тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, игътибар белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын иде!

Минталип Миңнеханов, «Миңнеханов» фермер хуҗалыгы җитәкчесе


Нет комментариев