Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Изгелек кыл» фонды ярдәменнән ташламый

Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше. Шулай ук утырышта хәйрия фондына кергән акчаларны максатчан файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән дүрт гариза каралды. 

Утырышның беренче мәсьәләсе буенча район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Галимҗан Зарипов чыгыш ясады. Билгеле булганча, районда инвалидлар декадасы кысаларында икенче ел рәттән хәйрия марафоны узды. Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән 2 млн сумнан артык акча җыелды. Ел дәвамында әлеге акчалар ярдәмгә мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең авыр хәлен җиңеләйтергә тотылачак.
Галимҗан Зарипов хәйрия фондыннан тагын 10 кешегә ярдәм күрсәтелгәнен хәбәр итте. Бөек Ватан Сугышы ветераны, 2нче төркем инвалиды Вәкил Гыйльметдиновка дарулар алу өчен 27 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Кече Шилнә авылында гомер итүче Әхмәтҗановлар гаиләсенә дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен махсус җайланма алынган. Бу гаиләдә физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләнә. Бикләнле Нәсыйха Шәймәрдановага механик ятак һәм махсус матрас алыр өчен 40 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Ул шулай ук 1нче төркем инвалиды. «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Резеда Гайфуллинаның да үтенече үтәлгән. Аңа тонометр һәм глюкометр алып бирелгән. Сосновый Бор поселогыннан Григорий Мурзинов шулай ук тонометр белән тәэмин ителгән. Кнәзле Фаина Кожевниковага механик ятак һәм махсус матрас сатып алынган. Күгәш авылында яшәүче инвалид-баланың махсус клиникада күзен тикшерү һәм дәвалау өчен матди ярдәм күрсәтелгән. Бәтке авылында гомер итүче Абрамовлар гаиләсендә шулай ук сәламәтлеге чикле бала тәрбияләнә. 2019 елда бу гаилә бәхетсезлеккә очрый – янгында тулысынча йортлары янып бетә. Фонд хисабыннан әлеге гаиләгә 100 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Биклән авылында яшәүче Сәрвәровлар гаиләсендә тәрбияләнәнүче инвалид-бала операциягә мохтаҗ иде. Фонд әлеге операция чыгымнарын япты. 
Галимҗан Сәетҗан улы Тукай районында яшәүчеләрдән килгән яңа мөрәҗәгатьләргә тукталды. Беренче гариза Теләнче Тамак авылында яшәүче Хәкимуллиннар гаиләсеннән. Бу гаиләдә тумыштан беренче төркем инвалиды булган бала тәрбияләнә. Церебраль паралич белән авыручы малайга махсус карават һәм матрас кирәк. Күп балалы гаилә өчен аның бәясе кыйммәт. Шуңа күрә гаилә фондтан ярдәм сорый. Икенче гариза шулай ук Теләнче Тамак җирлегеннән. 1 төркем инвалиды булган Әлфирә Галиева гемодиализ процедурасын узу өчен шәһәргә йөри. Гыйнвар, февраль, март айларында юл чыгымнарын каплау өчен аңа 46 мең сумннан артык акча кирәк. Әйтергә кирәк, хәйрия фонды тарафыннан әлеге ханымга ярдәм күрсәтелгән иде – октябрь, ноябрь, декабрь айларында юл чыгымнары тулысынча капланды. Борды авылында гомер итүче Вера Камышова күп функцияле медицина ятагына мохтаҗ. Гомер буе колхозда хезмәт куйган ханым хәзер 1 төркем инвалиды. Ул көн дәвамында ятып кына тора. Комиссия әгъзалары Вера Алексеевнага ятактан башка, тагын махсус матрас та кирәк дигән фикергә килделәр. Шушы ук җирлектән Роза Мухтасарова 2нче төркем инвалиды. Ул шулай ук махсус матраска мохтаҗ. Ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге кеше өчен бу күтәрә алмаслык сумма. Комиссия әгъзалары бу дүрт гариза буенча бертавыштан уңай карар кабул иттеләр.
«Изгелек кыл» хәйрия фонды ярдәмгә мохтаҗ райондашларга – инвалидларга, инвалид балаларга һәм ярдәмчесез калган өлкән кешеләргә игелек өләшүен дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев