Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитди карарга кирәк

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан районның сәүдә объектларында, транспорт чараларында саклану кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча һәр көнне рейдлар үтә.

Узган атнада кибетләрдә эпидемиягә каршы таләпләрне үтәмәүнең 33 очрагы һәм транспортта битлекләрсез йөрүнең 5 очрагы ачыкланган. Бу уңайдан «Пассажирлар йөртү» ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин битлекләрне автобуста сатуны да оештыруларын әйтте. 
Район башлыгы Фаил Камаев сәламәтлекне саклауга бик җитди карарга чакырды. «Инде үзебезнең арада да коронавирусны үткәрүчеләр, авыр формасын кичергән кешеләр күп», – диде. 
Рейдлар исә алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев