Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«IT-Чемпион 2014» Татарстанда старт алды

Быел үткәреләчәк әлеге республикакүләм конкурста аерым мәктәп укучылары гына түгел, мәктәпләр үзләре дә катнаша алачак. Шулай ук бәйгене ике этапта оештырырга планлаштыралар. Шәхси кабинетларга керүне 15 мартта ачып җибәрәчәкләр. «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган номинациядә җиңеп чыккан укучылар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк, «актив мәктәпләр» рәтенә кергәннәр исә интерактив җиһазлар һәм...

Быел үткәреләчәк әлеге республикакүләм конкурста аерым мәктәп укучылары гына түгел, мәктәпләр үзләре дә катнаша алачак. Шулай ук бәйгене ике этапта оештырырга планлаштыралар. Шәхси кабинетларга керүне 15 мартта ачып җибәрәчәкләр.
«Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган номинациядә җиңеп чыккан укучылар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк, «актив мәктәпләр» рәтенә кергәннәр исә интерактив җиһазлар һәм мобиль класслар белән тәэмин ителәчәк. Конкурс кысаларында 306 ноутбук, 51 интерактив җиһаз комплектлары, 3 мобиль класс һәм 2000нән артык истәлекле бүләкләр тапшырылачак дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, «IT-Чемпион» республика конкурсы 2013 елда оештырылып, 3 этапта узган иде. Бәйгедә барысы 253000нән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар дәүләт һәм муниципаль түләүләр порталы буенча 320000нән артык зурларны портал белән эшләргә өйрәткән. Конкурсның 3 этабы буенча 459 укучыга планшетлар бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев