Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул почта бүлекчәсе – нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе 

Язылу кампаниясе кысаларында «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе район басмасына иң күп яздыручы почта хезмәткәре бәйгесен игълан иткән иде. Конкурска ясалган нәтиҗәләр нигезендә почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Шушы көннәрдә генә Иске Абдул почта бүлекчәсенә барып, бүләкне үзебез тапшырып кайттык. 

Иске Абдул почта бүлекчәсендә бүгенге көндә өч хезмәткәр эшли. Алар алты авылга хезмәт күрсәтә. Шуны да әйтик, узган атнада район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Яр Чаллы районара почтамт башлыгы Ирек Әгъләмов, әлеге почта бүлекчәсенә аерым тукталып, андагы хезмәткәрләрнең планны арттырып үтәүләрен билгеләп үтте.
Элемтә бүлеге башлыгы Энҗе Исламова да Иске Абдулның почтальоннары турында бары тик уңай фикерләр генә әйтә.
– Почта хезмәткәрләре авыл халкы белән һәрчак тыгыз эшли. Матбугатка язылу кампаниясе старт алуга ук һәр йортта инде бу турыда хәбәрдар булалар. Почтальоннар аша да газетага язылучылар хәйран, элемтә бүлегенә килеп язылучылар да күп, – ди ул. 
Һәр җирлектәгечә, биредә дә почта хезмәткәрләре газета-журналлар ташучы һәм пенсия таратучы гына түгел, ә халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне, салым акчаларын һәм башка шундый түләүләрне җыючылар да. 
– Мәгълүмат чараларына яздыру планын һәрвакыт үтәргә тырышабыз. Менә тиздән, 4 октябрьдән, матбугатка ташламалы язылу башлана. Ул 10 көн дәвам итәчәк. Газетага очсызрак бәядән язылырга теләүчеләр өчен – бу бик яхшы мөмкинлек. Шул вакытта авыл мәктәбенә барырмын дип планлаштырам, – ди элемтә бүлегендә 17 ел эшләүче Гөлсинә Кыямова.
Иске Абдул авыл җирлегендә абунәчеләребез күп. Авылдашларын рухи азык белән тәэмин итүдә Сәйдәшев исемендәге предприятие җитәкчесе Марат Сафинның өлеше бик зур. Ул хуҗалык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына һәр кампания саен «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарын бүләк итә. Җирлектә үзләре язылучылар да аз түгел – район басмасына тугры булганнары өчен рәхмәт аларга. Газетабызны абунәчеләргә вакытында китереп биргәннәре өчен почта бүлекчәсе хезмәткәрләренә без аерым рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев