Иштирәктә геройны искә алып, спорт чаралары уздырдылар
Иштирәк авылында «Якташыбыз - Советлар Союзы Герое» дип аталган хәрби-спорт эстафетасы узды. Әлеге чара Иштирәктә туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның истәлегенә багышланган иде һәм Иштирәк авыл җирлегенең башкарма комитеты, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә узды. Иштирәклеләрдән тыш ярышта Биклән һәм Мәләкәс авыллары командалары катнашты. Ярыш өч...
Иштирәк авылында «Якташыбыз - Советлар Союзы Герое» дип аталган хәрби-спорт эстафетасы узды. Әлеге чара Иштирәктә туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның истәлегенә багышланган иде һәм Иштирәк авыл җирлегенең башкарма комитеты, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә узды. Иштирәклеләрдән тыш ярышта Биклән һәм Мәләкәс авыллары командалары катнашты. Ярыш өч этапка бүленгән иде - герой турында мәгълүматны белү, медицина белемен тикшерү һәм кызыклы эстафета. Чара башында Кәлимулла Якуповның интервьюсы язылган видеосюжет күрсәтелде. Беренче этапны авыл китапханәсе мөдире Алия Закирова алып барды, барлык командалар Кәлимулла Якупов турындагы белемнәрен күрсәттеләр һәм бу сынауны үттеләр. Икенче этапны озак еллар фельдшер булып эшләгән Резидә Миңнуллина оештырды. Өченче этап - эстафетаны физкультура укытучысы Илдус Закиров алып барды, командалар бик дәртләнеп катнашты. Барлык этапларны үткәч, җиңүче дә билгеләнде. Беренче урынны Биклән командасы яулады. Чараны оештыруда булышлык иткән Рима Ризатдиновага, Резедә Туктаровага, Илһамия Идрисовага, Флера Мортазинага, Эльмира Нургалиевага рәхмәт әйтәбез. Герой-якташларыбызны онытмыйча, күрше авыллар белән элемтәдә булып, аралашып яшик, алдагы көндә дә дус булып, очрашып торыйк, дип яза Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев