Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәккә Алмаз Хәмзин килде

Күптән түгел Иштирәк авылында республикабызның танылган юмор остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Хәмзин кунак булып китте. Мондый күренекле шәхес белән очрашуны авылдашлар түземсезлек белән көтте, ул килүгә мәдәният йортының тамашалар залы халык белән тулган иде. 

Кайчандыр, балачак һәм яшүсмер чорларында, Алмаз абый безнең авылга бик еш кунакка килә торган булган. Әнисенең туганнары Камәрия апаларга, Мәгъсүмҗан абыйларга килеп йөргән. Aлмаз Хәмзинның туган авылы да бездән ерак түгел – Түбән Кама районы Ташлык авылы егете ул. Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килгән, армиягә алынганчы авыл хуҗалыгы һәм инженер-төзүчеләр институтында укыган. Армиядән кайткач, 1977 елда, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган. Студент елларында Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамблендә җырчы булган. Шул чорда филармония җитәкчеләре аны үзләренә эшкә чакырган. Бер еллап Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимоваларның иҗат төркемнәре белән СССРның төрле почмакларында гастрольләрдә йөргән.
Яшь чак иң истә кала торган, күңелле вакытлар булгангамы, безнең якларны, дусларын җылы сүзләр белән генә искә алды Алмаз абый. Кичәне ул әнисенең бертуган апасы рухына багышлады. Оста сөйләве, зәвыклы тотышы белән Алмаз абый тамашачыларны сәгать ярым үзенә каратып торды. Елатты, көлдертте, җырлады, нәфис сүз сөйләде... Дөрестән дә, чын сәхнә кешесе Алмаз Хәмзин – тын да алмыйча тыңлап утырдык аны. Хатын-кызларны үзенә гашыйк итте, ир-егетләрдә үзенә карата хөрмәт хисе уятты. 
Хезмәт биографиясе сокланырлык, сәхнә тәҗрибәсе саллы, бу өлкәдәге дәрәҗәсе зур. Ул мәдәният һәм сәнгать оешмаларында төрле вазифалар башкарган – Куйбышев исемендәге мәдәният сараенда директор урынбасары, «Комсомолец» клубында директор, Казан телевидениесендә алып баручы һәм сценарийлар авторы, филармониядә режиссер... Бу еллар эчендә ул массакүләм мәгълүмат чараларында «Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаян сәхнә», «Капка төбе» кебек күпсанлы тапшырулар эшләгән, йөзләгән концертны алып барган. Шул ук вакытта ул җырлар иҗат иткән, эстрада өчен юмористик хикәяләр, пьесалар язган, аерым басмаларда үзенең рубрикаларын булдырган, көндәлек матбугатка публицистик мәкаләләр язган, балалар өчен китаплары да басылган. 
Алмаз Хәмзин өч ел рәттән инде Сочида Сабан туен алып бара. Бүгенге көндә роман язуын да әйтеп үтте Алмаз абый.
Менә шундый күпкырлы талант иясенең авылыбызга килүе безнең өчен зур бүләк булды. Кичә ахырында аның белән истәлеккә фотосурәткә төштек. Замандашлары, тамашачылар белән алар әле озак аерыла алмадылар, «яшьлекләренә кайттылар», сөйләшеп сүзләре бетмәде. Очрашу бик тә күңелле, хатирәләргә бай булды, дип яза Иштирәктән мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев