Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәк авылы балалары табигатьне саклый

Табигать ул – сихри көч, дисәк тә, аңа һәрвакыт безнең ярдәм кирәк. Күп очракта ул үзенә булышырга чакырып торган кебек. Иштирәк авылы яныннан аккан «үле» елга да, коннән-көн якынайган заводлар, шул заводлар аркасында җир йозеннән юкка чыккан күрше Мартыш авылы табигате дә шулай үзенә дәшеп тора. Аның торышы безне, яшь буынны, уйланырга мәҗбүр итә. Тирә-як мохитне саклау һәм яшелләндерү юнәлешендә без күптөрле эшләр башкарабыз. Мисал өчен, безнең яраткан Ишкәй күле янын җыештыру, чүпләрдән арындыру безнең традициягә кергән.

Без анда җыелышып елына берничә мәртәбә чыгабыз. Агачлар утырту, сыерчык оялары ясап элү, экологик рәсем конкурсларында катнашу, табигатькә агитбригадалар оештыру – яратып башкара торган эшләребез. Бәлкем без бик зур эш тә башкармыйбыздыр, әмма авылыбыз өлкәннәре әйткәнчә, без табигатьне саклауга булдыра алганча үз өлешебезне кертергә тиеш. Җирлегебездә балалар күп түгел, мәктәптә дә нибары 27 укучы белем ала. Ә юнәлешләр бик күп. Табигатьне саклау белән беррәттән, безгә җыр, бию буенча да, фольклор, театр юнәлешләре буенча да, рәсем ясауда да район авылларындагы башка яшьтәшләребездән артта калмаска кирәк. Уңышларыбыз алда да булыр дип ышанабыз, дип язалар газетага Иштирәк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Йолдызчык» түгәрәгенә йөрүче балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев