Исерек йөртүче – хатын-кыз
Яңалыклар

Исерек йөртүче – хатын-кыз

Тукай районы суды алкоголь кулланып руль артына утырган чираттагы йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды. Бу юлы суд каршына 35 яшьлек хатын-кыз басты.

Дорофеева фамилияле ханым Тукай районының бер авылында яши, Яр Чаллыга эшкә йөри. ЮХИДИ инспекторлары аны 19 июль көнне иртәнге сәгать 8 тулганда М-7 юлында – «Татарстан» совхозы поселогы янында туктаталар. 
Дорофеева судта үз гаебен таныды. Ләкин кичтән кулланган алкогольдән шундый нәтиҗә калыр дип уйламаган идем, дип белдерде. 
Хатын-кызның балигъ булмаган ике баласы барлыгын истә тотып, судья хокук бозучыны 1 ел да 8 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды.
Судка чакырылган машина йөртүчеләрнең икенчесе ул көнне утырышка килмәде. 


/ Лариса Васильева фотосы.  
 


Нет комментариев