Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш идарә итү – җинаять кылу

 "Эчкәч - руль артына утырмагыз", дигән әйтем һәрвакыт һәм теләсә нинди шартларда актуаль. Исерек килеш машина белән идарә итү барлык юлларда йөрүчеләрне зур куркыныч астына куя, бу гамәл җинаять санала. Тукай районы ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев әйтүенчә, кат-кат кисәтүгә карамастан, кайбер машина йөртүчеләр исерек хәлдә руль артына утыруны дәвам итәләр.

4 июньдә, Тукай районы "Искра" бакчачылык ширкәте янында исерек хәлдә 36 яшьлек машина йөртүче йөртүче,  үзенең Hyundai машинасы белән тоткарланды. 5 июньдә, Яр Чаллы-Водозабор- "Прибрежный" бакчачылык ширкате  автомобиль юлының 1 километрында Лада-Приора машинасы тукталды, аның 45 яшьлек шоферы исерек иде. 
Исегезгә төшерәбез, машина йөртүче беренче тапкыр исерек килеш руль артында  тотылса, ул Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше нигезендә җәзага тартыла. Штраф 30 000 сум  һәм машина йөртүче 1,5 елдан алып 2 елга кадәр хокукларыннан мәхрүм ителә.
Машина йөртү таныклыгы кайтарылганнан соң, бер ел эчендә кабат исерек көе руль артына утыручылар Россия Федерациясенең җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча җаваплылыкка тартылалар. Бу очракта 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 2 елга кадәр мәҗбүри хезмәт һәм 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев