Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исеме генә клуб...

Быел Ильбухтино авылында федераль программа буенча клуб төзеләчәк.  Клуб биредә бик иске, авыл халкы яңаны төзү турында район җитәкчелегенә күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп килде. Заманча клуб төзү турында мәсьәлә хәл ителде. Әмма иске клубны сүтү юлында каршылык барлыкка килде. Шушы авылда яшәүче Сергей Морозов аны тарихи музей итеп саклап калырга тели. Авыл халкы исә, яңа клуб төзергә каршы булуда Сергей Морозовны гаепләп, район җитәкчелеге исеменә хат язды. Бәхәсле мәсьәләне хәл итү өчен район башлыгы Фаил Камаев Ильбухтино авылында ике як вәкилләре белән дә очрашты.

Фаил Камаевка юлланган хатта 70тән артык имза куелган. Анда бер Сергей Морозовның гына сүзенә карамауны, барлык авыл халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алуны сорыйлар. «Без клуб төзелешенә бүлеп бирелгән федераль акчаларны югалтырга теләмибез», – дип язылган. 
Очрашуда исә авыл халкы исеменнән активист Галина Ленина чыгыш ясады. «Клуб төзүне күптәннән сорадык. Хәзерге агачтан салынган клубта бернинди шартлар да юк. Бина тузган, җылылык сакланмый, бәдрәф урамда, су кермәгән. Безнең авыл халкы бик актив, аның ялын оештыру өчен мөмкинлекләр кирәк», – диде ул.
Клуб мөдире Елена Паймуллина да яңа клуб төзү идеясен хуплый. Аның сүзләренчә, клубка йөрергә һәм шөгыльләнергә теләүчеләр күп. Биредә бәйләү, кул эшләре түгәрәкләре эшләп килә, көндез балалар, кич яшьләр өчен чаралар үткәрелә. Шулай ук Ильбухтино авылында «Рябинушки» фольклор ансамбле дә бар. «Яңа клуб төзелешен түземсезлек белән көтәбез. Яңа, матур, уңайлы бина барлыкка килүенә без барыбыз да бик шат һәм рәхмәтле», – ди ул.
Сергей Морозов үз чиратында яңа клуб төзүгә каршы түгеллеген белдерде. Аның сүзләренчә, иске клуб бинасы авыл тарихы белән бәйле, аны сүтмичә дә сорауны хәл итеп була иде. «Бу бинага 100 ел. Биредә элек мәктәп булган. Монда Тукай районының күп кенә танылган кешеләре белем алган», – ди ул.
Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренчә, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетыннан җавап бар – бу бина бернинди тарихи кыйммәткә дә ия түгел. Бүгенге көндә бина сүтелә башлады. Район җитәкчелегенә Татарстан казаклар җәмгыяте мөрәҗәгать иткән. Аларның сүтелгән бураны алырга теләкләре бар. Фаил Камаев моңа каршы түгел. 
Проект буенча исә, төзеләчәк клуб күпфункцияле үзәк булачак. Биредә шулай ук почта һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Клубның бер өлешендә авыл музее да ачу ихтималы бар. Район башлыгы Сергей Морозовка әлеге музейны җитәкләргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев