Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирле оешмалар рәисләре очрашты

Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Декада кысаларында авыл җирлекләрендәге ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре район хакимиятендә җыелдылар. 

– Без мөмкинлекләре чикле кешеләргә декада барышында гына түгел, һәр көнне кайгыртучанлык күрсәтергә, ярдәм итәргә бурычлы, – диде район башлыгы Фаил Камаев очрашуны ачып. Ул районның барлык өлкәннәренә, инвалидларга, алар белән эшләүче хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Район җитәкчесе мөмкинлекләре чикле гражданнар белән алып барылган эшкә зур бәя бирде һәм ел саен үтә торган «Игелек кыл!» марафонында һәркемнең катнашуын теләде. Белгәнебезчә, әлеге чарада җыелган акчалар инвалидларга дәвалану, дарулар, көнкүреш кирәк-яраклары алуга тотыла.
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәүзия Вәҗиева быел башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
– Тукай районында 26 башлангыч инвалидлар оешмасы эшләп килә. Беренче группа инвалидлар районда 370 кеше, икенче группада – 1168, ә өченче группадагылар 1641 кеше исәпләнә. Шулай ук 200 инвалид бала исәптә тора, – диде ул.
Район ветераннар һәм инвалидлар советы авыллардагы башлангыч оешмалар белән кулга-кул тотынып эшли. Мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында һәрдаим спорт һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Хәлләре авыр булганнарга табиблар белән бергә ярдәм итәләр, реабилитация курслары узганда да оешманың ярдәме зур.
Фәйрүзә Вәҗиева узган ел «Игелек кыл» марафонында 2 млн 721 мең сум акча җыелуы хакында бәян итте. Бу акчаларны гаризалар нигезендә инвалидларга бүлеп бирү буенча җиде мәртәбә комиссия утырышы уздырылган.
Җыелышта аеруча актив эшләгән җирле оешмалар рәисләрен бүләкләделәр. Район башлыгының Рәхмәт хаты Биклән авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллинага, Комсомолец авыл җирлегеннән Надежда Галицкаяга, Шилнәбаштан Нурзилә Бариевага һәм Князево җирлегеннән Николай Самойловка тапшырылды.
Инвалидлар оешмалары рәисләре алдында Пенсия фондының район буенча клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев чыгыш ясады. Ул өлкәннәрне һәм инвалидларны пенсия, пособиеләр белән тәэмин итү мәсьәләсе хакында сөйләде.
– Районда 11 мең 484 пенсионер яши. Шуларның 9678е картлык буенча пенсия ала, 264 кешегә инвалидлык буенча пенсия түләнә. Ай саен район пенсионерларына һәм инвалидларга 170 млн сум акча күчерелә, – дип саннарга тукталды ул. Беренче төркем инвалидларга аена 2875,70 сум, икенче төркемдәгеләргә 1707,36 сум акча бирелә. Болардан тыш, санаторийда дәвалану өчен ташламалар да каралган.
Руслан Шәңгәрәев актив эшләгән җирле оешмалар җитәкчеләре Асия Фазуллинага һәм Флүзә Сәлимовага фондның бүләкләрен дә тапшырды.
Соңыннан җирле инвалид оешлалары җитәкчеләре район хакимияте оештырган чәй өстәле артында гәпләштеләр.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X