Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирада Әюпова популяр кинога каршы чыга: кино - ул идеология

Татарстанның мәдәният министры “Смена” заманча сәнгать үзәгендә журналистлар белән очрашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан кинематографиясенең киләчәген популяр кино юнәлешендә түгел, ә идеология булырдай фильмнарда күрә. Бу хакта ул “Смена” заманча сәнгать үзәгендә журналистлар белән оештырылган очрашу вакытында әйтте.

“Кино – ул идеология. Кино төшерер алдыннан без аның белән ни әйтергә теләвебезне ачыклап бетерергә тиеш, - диде ул Татарстан кинематографиясенә бәйле сорауларга җавап итеп. - Кинопопса төшереп кенә эш бармый. Кинематография үсәргә тиеш. Белгечләр чакырып та эшләп булыр иде, әмма без үз белгечләребезне дә үстерергә тиешбез”.

Ирада Әюпова үзенә Татарстанда төшерелгән “Байгал” фильмы бик ошаганлыгын әйтте.

Фильмны Мансур Гыйләҗев сценариесе буенча кинорежиссер Илдар Ягъфәров төшерде.

Ирада Әюпова Казан кинофестиваленең үсеше буенча уйлануларын җиткерде. “Без Казан мөселман киносы фестивален камилләштерү буенча да эш алып барабыз. Аның башка фестивальләр арасыннан аерылып торган “фишкасы”, үзенчәлеге нинди булырга тиеш – бу хакта уйланабыз”, - диде ул.

  • Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуы “Смена” үзәгендә үтте. Министрлык вәкилләре мондый очрашулар квартал саен төрле мәдәни мәйданчыкларда үтәчәк дип вәгъдә итәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев