Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-егетләр бәйрәме белән!

Хөрмәтле тукайлылар, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, илне саклаучы солдатларыбыз! Сезне 23 февраль – ир-егетләр бәйрәме һәм күптән түгел билгеләп үтелгән Әфганчылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бу үзенчәлекле бәйрәмнәр зур җиңүләрне һәм данлы тарихны, батырлык һәм намус, Ватанга мәхәббәтне берләштерә. Без һәлак булган сугышчылар истәлеге алдында баш иябез, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез, сугышчы-интернационалистларны хөрмәтлибез, бүген Ватаныбызны саклаучыларга өмет һәм горурлык белән карыйбыз.
Илебез-көнебез имин булсын, баш өстендә һәрчак кояш елмайсын, муллыкта, сәламәтлектә яшәргә язсын!

Ветеран әфганчы Фәрит Галәветдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев