Май кояшы астында Иске Абдул, Мерәс, Ирек-Таң һәм Торнаташ авылларында Хәтер митинглары үтте. Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чараларда «Сәйдәшев» хуҗалыгы һәркемне җылы чәй һәм сый-хөрмәт белән каршы алды.
Быелгы бәйрәм аеруча дулкынландыргыч булды — митингка балалар хәрби киемнәрдән килгән иде. Нәни патриотлар башкаруында яңгыраган сугыш еллары җырлары һәм батырлык турындагы шигырьләр өлкәннәрнең күңелен тетрәндереп, күзләренә яшь китерде. Балаларның хәрби киемнән чыгыш ясавы буыннар бәйләнешен һәм тынычлыкның кадерен тагын бер кат искә төшерде.
Митингтан соң «Сәйдәшев» хуҗалыгы оештырган чәй өстәлләре артында авыл халкы, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре җыелды. Тәмле сыйлар белән сыйланганда, авылдашлар үз истәлекләре белән уртаклаштылар, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтеп, бергәләп җырладылар. Мондый чаралар авылдашларны берләштерә, яшь буында тарихыбызга карата хөрмәт тәрбияли.
Нет комментариев