Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет аша эшләү отышлы

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында (WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ) РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен алуга язылу, шулай ук транспорт таныклыкларын электрон рәвештә алыштыру һәм бирү мөмкинлеген тормышка ашыра.

Моннан тыш, WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ порталы аша дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама бирелә.
Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча гына, чиратларда вакытны әрәм итмичә, шулай ук имтихан бирү яки транспортны теркәү өчен автоинспекциянең үзеңә уңайлы бүлеген, датаны һәм вакытны сайларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, гариза һәм документларны кабул итүгә һәм теркәүгә күп дигәндә бер сәгать вакыт җитә.
Халыкка уңайлы булсын өчен 2019 елның 1 октябреннән гражданнарны кабул итү шулай ук кичке вакытта – 20.00 сәгатькә кадәр башкарыла. ЮХИДИ хезмәтләрен шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге» аша да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев