Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инспекторлар бакча балалары белән очрашты

Кичә район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Радик Гатауллин һәм Яр Чаллы шәһәре Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәтенең профилактика бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында булдылар. Алар анда нәниләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр, балалардан яктылык кайтаручы элементларның ни өчен кирәк булуы турында сораштылар, мондый элементларны соңыннан бүләк итеп тә...

Кичә район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Радик Гатауллин һәм Яр Чаллы шәһәре Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәтенең профилактика бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында булдылар. Алар анда нәниләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр, балалардан яктылык кайтаручы элементларның ни өчен кирәк булуы турында сораштылар, мондый элементларны соңыннан бүләк итеп тә бирделәр.

Кышкы каникулга әзерлек кысаларында мондый төр чаралар узган атнада мәктәпләрдә дә үткән иде. Аларда ЮХИДИ инспекторлары белән бергә участок вәкаләтлеләре, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. «Мондый очрашулар район мәгариф учреждениеләрендә һәрдаим үткәрелеп тора, ә каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү аерата мөһим», - диләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар. Балалар куркынынычсызлыгын тәэмин итүгә ата-аналарның да җитди каравын сорый алар.

Фото Калмаш балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев