Төрле чирләргә бирешмим дисәң, әлбәттә иммунитетыңның ни дәрәҗәдә авыруларга каршы торучан булуы хакында уйланырга кирәк. Әгәр еш авырыйсың, төрле вирусларга тиз арада бирешәсең икән, димәк иммун системасы көчсез дигән сүз. Ә ныклы иммунитет – вирус иярүдән, үпкәгә салкын тиюдән, томау төшүдән, ютәлдән саклый. Иммун системасын ничек ныгытырга соң? Берничә киңәш:
Өйдә алоэ, сарымсак, имбирь, лимон, бал бар икән, иң элек эшне шулардан башларга кирәк. Аларны ничек итеп кулланырга соң?
1.Бер баш сарымсакны һәм лимонны угычтан уабыз да, суга салып 3-4 көн караңгы урында төнәтәбез. Аннан аны иммунитетны ныгыту өчен бер ай дәвамында 1 аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
2. 1 стакан бал, 50 гр имбирь тамыры, 1 лимон алабыз. Лимонны кабыгы белән бергә угычтан уабыз. Имбирьне әрчеп, вак итеп турыйбыз. Банкага салып, өстенә бал салып әйбәтләп болгатабыз. Ике ай дәвамында, караңгы, салкын урында төнәтәбез. Әзер булгач көненә 3 тапкыр, бер аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк.
3. 1:1 күләмендә алоэ согын һәм сыек бал алабыз. Икесен бергә кушып әйбәтләп болгатып бәләкәй банкага салып куябыз. Ашаганнан соң көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчеп куярга киңәш ителә.
Нет комментариев