Илшат Әминов: «Татарстан Президенты 2020 елга телерадиокомплекс төзү бурычын куйды»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе республиканың яңа медиаүзәге вакытында төзеләчәгенә шикләнми.
Татарстан Президенты 2020 елга яңа телерадиокомплекс төзү бурычын куйды. Әлеге бурычны үтәячәкбез, диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов. Ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюдашулай дип белдерде.
Илшат Әминов искәрткәнчә, заманча телеүзәк төзү – катлаулы бурыч, аны берничә этапта хәл итәргә кирәк.
«Телеүзәк – ул тартма һәм дүрт стена гына түгел. Ул - безне сыйфатлы контент белән тәэмин итәргә тиешле технологик бина», - дип искәртте «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры.
«Кешеләр заманча декорацияләр, төс, яктылык, HD булуын тели. Алар сыйфатлы булырга тиеш. Әгәр 24 сәгатьлек дүрт канал эшләсен дисәк, медиаүзәк төзергә кирәк. Аның безнең каналның визуаль мөмкинлекләрен сизелерлек яхшырту өчен дә әһәмияте зур», - диде ул.
Илшат Әминов хәзерге вакытта медиаүзәк проектының 90 процентка төгәлләнүен искәртте. Киләсе ай ахырында икенче этап (яңа телерадиокомплекс эшенең финанс моделен төзү) старт алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев