Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ – өченче тапкыр дөнья чемпионы!

Узган ялларда районга шатлыклы хәбәр килеп иреште. Биклән авылында туып-үскән, авыл Сабантуйларында, республика, илкүләм ярышларда гел җиңүләр яулаучы яшь, булдыклы көрәшче егетебез Илназ Рамазанов өченче мәртәбә дөнья чемпионы булды! 

24-27 ноябрьдә Үзбәкстан Республикасының Джизак шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Әлеге ярышларда төрле илләрдән килгән иң көчле 30 спортчы арасында Россия командасы составында Илназ янә җиңүгә иреште. 
 Күптән түгел генә «Көрәш буенча Россиянең спорт остасы» исемен алган егет өчен бу профессиональ спорт баскычы буенча тагын бер югарылыкка күтәрелү булды. 
 Хакимияттә узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә дә Илназ Рамазановны горурлык белән телгә алдылар: 
– Ул Тукай районы данын яклаучы чын патриот, – диде чемпион турында район башлыгы Фаил Камаев. 
 Әлбәттә, бүгенге көндә яулаган җиңүләре, мәртәбәле исемнәре белән ул беренче чиратта үзенең үҗәтлегенә һәм аны тәрбияләгән, көрәшнең нечкәлекләренә төшендергән тренерларына, әти-әнисенә бурычлы. 
 Алты яшьтән бирле көрәш келәменнән төшеп тормаган, авырдан-авыр физик күнегүләр белән чыныккан Илназ Рамазановның исеме хәзер күпләргә таныш. Шуңадыр да, спортчы гына түгел, шулай ук тренерлык эшчәнлеге дә алып баручы дөнья чемпионын хәзер Татарстанның эре шәһәрләрендә, районнарда урнашкан спорт оешмалары үзенә чакыралар, алар өчен чыгыш ясавын телиләр. Ләкин бу көннәрдә генә Илназның ул тәкъдимнәрне кире кагып, Тукай районында калуы билгеле булды. 
Үткән ел газетабызга биргән әңгәмәсендә дә Илназ Рамазанов: «Мин һәрвакыт Тукай районы өчен чыгыш ясадым. Киләчәктә дә шулай дәвам итәчәкмен», – дип җавап биргән иде. Һәм чыннан да, ул үз сүзенә тугры булып калды.

/ Фотолар Илназ Рамазановтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев