Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиләк тәрбия ярата

       Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.

Бакчада кар эрү белән иң беренчеләрдән булып бакча җиләгенең яшел яфраклары күренә башлый. Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.
Иң башта җиләкләрне корыган яфраклардан чистартырга кирәк. Төпләрен йомшартыр алдыннан җиләк куаклары арасына көл сибеп чыгу файдалы. Көз җиләкләрдә ниндидер авыру күренгән, яки корткыч бөҗәкләр ияләшкән булса, кар эреп бетү белән түтәлгә марганцовкалы су сибәргә кирәк. Кайбер бакчачылар кайнатып чыгарган бер чиләк суга марганцовка (сыек алсу төстә), 15 тамчы йод кушып, яхшылап болгаталар һәм җиләк түтәленә сибәләр.
Кайнар су бакчага алып чыгып, түтәлгә сипкәнче 80-95 градус чамасы була. Беренче тапкыр тукландыру эшләрен апрельдә, корыган җиләк яфракларыннан чистартканнан соң башкаралар. Җир коры булса, ашлама белән тукландыру алдыннан су сибәргә кирәк.
Тагын җиләк турында...
Бакча җиләге орлыгын апрельдә дә утыртырга мөмкин. Әгәр үсентеләрне якты, киң тәрәзә төбендә үстерергә, яки аларга көненә 12-14 сәгать өстәмә яктылык бирергә мөмкинлегегез бар икән, ул чагында орлыкларны февраль башында утыртсагыз да була. Бу очракта беренче уңышны быелгы җәйдә үк ашап карый аласыз. Әгәр март яисә апрельдә утыртсагыз, димәк, ул җиләкне икенче елга гына авыз итә алачаксыз.


Орлык утырту өчен туфрак йомшак, җиңел һәм су үткәрүчән булырга тиеш. Җир яхшы сыйфатлы булсын өчен кайбер бакчачылар туфракны хәтта эре иләк аша да үткәрә. Ә сыйфатлы үсенте җирлеге болай әзерләнә: бакчадан алынган 3 өлеш туфракка 2 өлеш янган тирес, 3 өлеш вак ком, аз гына көл кушып, катнашма ясыйбыз. Аны капкачлы пластик савытларга салып чыккач, куе кызыл төстәге марганцовка суы сибәргә онытмагыз. Җиләкне орлыктан үстерүнең иң кыен ягы — орлыкларга шытып чыгу өчен уңайлы шартлар тудыру. Шулай да яшь бакчачылар өчен аның җиңел генә бер юлы бар. Алдан әзерләнгән дымлы җиргә орлыкларны салып чыккач, өстенә туфрак сипмиләр, ә капкачына тиеп торырлык итеп кар салалар. Капкачын ябып, ике атнага суыткычка куярга кирәк. Бу вакыт эчендә кар акрынлап эри. Аннары савытларны тәрәзә төбенә күчерәбез. Капкачын ачарга ашыкмагыз, җир кибеп китсә, су сибегез. 10-15 көннән беренче шытымнар күренүгә капкачын әледән-әле ачып җилләтергә, яки тишекләр тишәргә кирәк. Мөмкинлек булганда үсентеләргә эрегән кар суы сибәргә тырышыгыз. Шытымнар чыгып, 3-4 көн үтүгә савытларның капкачларын ачып куйсагыз да була. 2-3 чын яфрак чыгуга үсентеләрнең һәрберсен аерым савытка күчерегез.

ФОТО РЕДАКЦИЯ АРХИВЫННАН 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев