Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Их, җиләкле җәйләр! 

Җәй – һәркемнең көтеп алган җылы, рәхәт ел фасылы ул. Һәркем бу вакытның тәмен тоеп калырга, чираттагы ялын да шушы айларга туры китереп алырга тырыша. Без газета укучыларыбыздан җәй айларын ничек үткәрүләре турында сораштык.

Гөлнур Исмәгыйлева, 
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире:

– Мин үзем җәйге ялда авылга кайтам. Бу ялларны әти-әни, туганнар белән күрешер өчен көтеп алам. Авылда маллар тотканлыктан, күп итеп печән әзерлибез. Бакчада да эшләр күп. Авылда яшәүчеләрнең яллары эш белән үтә инде ул. Аннан әниең пешергән тәм-томнардан авыз итеп, авыл һавасын сулау үзе ни тора бит. Быел аеруча җир җиләге мулдан. Туган авылым Казакларның янәшәседә генә таулык урнашкан. Шул тау битендә җир җиләге шул хәтле күп – күзләр камаша! Атна саен әни, балалар белән шунда җиләккә йөрибез. 10 литрдан да ким җыйган юк. 


Дамира Мадярова, 
район башкарма комитеты төзелеш һәм архитектура бүлегенең баш белгече:

– Күптән түгел ялда булдым. Алдан ук Киров өлкәсендә урнашкан ял йортына юлламалар алынган иде. 7 көн дәвамында бассейнда йөздем, саунада парландым, шулай ук физио– савыктыру, массаж да бар иде. Кыскасы, җаным да, тәнем дә ял итте. Хәзер яңа көчләр җыеп, янәдән эшкә тотындым. Җәй айларының һәр атна яллары бакчада үтә. «Черемушки» бакчачылык ширкәтендә 10 сутый бакчабыз бар. Анда помидор, кыяр, бәрәңге, җиләк-җимеш, хәтта абрикос үстерәбез. Һәр елны кышка тозламалар, кайнатмалар әзерлибез, компот ябабыз. Гомумән, җәйге яллар ямьле дә, тәмле дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев