«Игътибар машина йөртүче!»: укучылар мөһим акция үткәрде
Яңалыклар

«Игътибар машина йөртүче!»: укучылар мөһим акция үткәрде

Бәтке мәктәбенең «Яшь инспекторлары» хәрәкәте масштаблы акция уздырды.

Яшь инспекторлар машина йөртүчеләр янына шәхсән искә төшерү өчен плакатлар белән чыктылар:

- Мәктәпләр һәм җәяүлеләр кичүләре янында тизлекне киметегез.

-  Һәрвакыт куркынычсызлык каешын эләктерегез һәм балалар креслоларын кулланыгыз.
-  Руль артында алкоголь эчемлекләр кулланмаска!

Машина йөртүчеләр битараф калмады – тыңладылар һәм юлларда игътибарлы булырга вәгъдә иттеләр. 


Нет комментариев