Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иганәчеләр ярдәме күзгә күренеп тора 

Быел Тукай районы мәктәпләрен уку елына әзерләүдә иганәчеләр ярдәме сизелерлек булды. Гамәлдәге «Туган мәктәбеңә ярдәм ит!» дигән акция кысаларында башкарылган эшләр дә күзгә күренеп тора. 

Мәгариф учреждениеләрен тикшерү барышында комиссия әгъзалары да күрделәр һәм бәяләделәр моны. Мәктәпләрнең әзерлеген район башлыгы Фаил Камаев белән бергә мәгариф идарәсе башлыгы Айрат Ибраһимов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев карадылар. 
«Туган мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенең гамәлдә булуына мисал итеп Кече Шилнә мәктәбенең төзекләндерелгән һәм җиһазланган сыйныф бүлмәләрен һәм спорт залын, Князево мәктәбенең спорт залларын, Комсомолец мәктәбендәге матур үзгәрешләрне, Иске Абдул мәктәбенең яңартылган ашханәсен китерергә була. Калмаш мәктәбендә иганәчеләр ярдәме күренә.
«Район буенча карасак, һәр мәктәптә «Туган мәктәбеңә ярдәм ит!» дигән акциянең быел да гамәлдә булуын, аның кысаларында күпме дә булса эш башкарылганын күрәбез. Барлык төзекләндерү һәм җиһазлау эшләрен дә бюджет хисабына гына башкару мөмкин түгел, һәм шуңа гына исәп тоту дөрес тә булмас иде. Иганәчеләрнең, ата-аналарның ярдәме мәктәпләр өчен бик кыйммәт. Без мәгариф өлкәсенең ихтыяҗларына битараф калмаган райондашларыбызның барысына да бик рәхмәтле», – диде бу уңайдан район мәгариф идарәсе башлыгы Айрат Ибраһимов. 
Әйе, яңарыш һәм үзгәреш кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак, ләкин, бердән, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә иганәчеләрнең өлеше бар икәнлеген белү сөендерә.  
Билгеле, эшләнеп бетәсе эшләр дә җитәрлек. Әйтик, мәктәп биналарының эчке төзеклегенә күбрәк игътибар бирелә, ә тышкы яктагы җитешсезлекләр керә-керешкә күзгә ташлана. Мәктәп биләмәләрен тәртиптә тотарга кирәклеген директорлар белә, әмма бу җиңел түгел, чөнки мәйданнар шактый зур. Рейд барышында да ишегалларындагы сүтеләсе, алынасы, төзекләндереләсе корылмалар билгеләнде, мәктәп җитәкчеләренә киңәшләр бирелде. 
– Гомумән алганда, мәктәпләр балаларны кабул итәргә әзер. 1 сентябрь көнне укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен мәктәпләрнең ишекләре ачылачак, – диде район мәгариф идарәсе башлыгы Айрат Ибраһимов рейдка йомгак ясап. Тикшерүнең тулы нәтиҗәләре дә шушы көннәрдә билгеле булачак. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев