Җиңел машинага юл бирмәгән
13 август көнне Яр Чаллы – Водозабор – Күзкәй юлының дүртенче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
КамАЗ машинасын йөртүче 64 яшьлек ир-ат төп юлдан килүче Шевроле Нива автомобиленә юл бирми һәм ике транспорт бәрелешә. 40 еллык стажы булган йөк машинасын йөртүче календар ел дәвамында бер мәртәбә дә административ җаваплылыкка тартылмаган булган, югыйсә. Авария вакытында Шевроле Нива машинасының 39 яшьлек йөртүчесе төрле имгәнүләр алган.
/фото районның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев