Ярминкәгә чакырабыз!
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының 01.09.2022 ел, № 278/2-пр боерыгы нигезендә, 2022 елның 10 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре, Тукай яр буе урамы, 16 йорт адресы буенча «Строитель» стадионы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек ихтыяҗ булган азык-төлек товарларын сату ярминкәләре башлана.
Биредә, Тукай районы җитештерүчеләре үстергән яшелчәләр, ит-сөт, азык-төлек ризыкларының зур ассортименты тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә килегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев