Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә гөрләде

Үткән шимбә көнне Кенәз авыл җирлегендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Кенәз, Комсомольск, Новотроицк, Шилнәбаш, Түбән Суыксу, Сәмәкәй авыл җирлекләре актив катнашты.

Авыл халкы, кунаклар, күпләп бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, он, балык, бал, ит: сыер ите, дуңгыз ите, ат ите, сөт һәм сөт продукциясе, башка авыл хуҗалыгы ризыкларын бик теләп, сөенеп сатып алдылар. Барысы да ярминкәдән канәгать калдылар. Район җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгына ярминкә уздырган өчен күпләр җылы рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Фермерлар, эшмәкәрләр дә үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде.
А в ы л х у җ а л ы г ы ярминкәләренә аеруча өлкән буын вәкилләре сөенде, мондый ярминкәгә ихтыяҗ зур һәм ул социаль әһәмияткә ия. Ярминкәләрнең төп максатыкулланучыларны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү. Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев