Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбызны соңгы юлга озаттык

Үткән җомгада Туера авылында Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәп һәлак булган 20 яшьлек прапорщик Реналь Сәгдиев белән хушлаштылар. Бу көнне егетне соңгы юлга озатырга дип, Тукай районы җитәкчелеге килде, бөтен авыл халкы чыкты.

Кеше сагышын аңлагандай, табигать тә җомга иртәсен сирәкләп явып торган яңгыр белән чыландырды. Ренальнең гәүдәсен җиргә иңдергәнче, яшекарты, олысы-кечесе авыл зираты янындагы аланчыкта, матәм митингына җыелды. Һәркемнең йөзендә тирән хәсрәт, яшь гомернең шулай вакытсыз һәм гаделсез өзелүенә булган ризасызлыгы чагыла иде. Тумышы белән Чаллы шәһәреннән булса да, Реналь Сәгдиевның нигез тамыры ныклап Туера авылына барып береккән. Биредә яшәгән әби-бабасы, әти-әнисе тәрбиясендә ул батыр, корычтай холыклы, тыйнак һәм киң күңелле егет булып җитлекте. Балачактан хәрби хезмәткә бару турында хыялланган егет иң элек Чаллы шәһәрендә Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар  мәктәбендә укыган, аннары Мәскәүдә урнашкан Россия ФСБсының чик институтында югары белем алган. Аннары хезмәт итәргә Дагестанга китте. – Реналь Дагстанга килгәч тә, үзен иң авыр участокларның берсенә билгеләүне сорады. Һәм шунда намуслы, тырыш хезмәт итте. Ул бервакытта да иптәшләре артына качмады, батыр булды. Махсус хәрби операция буенча Украинага командировкага китәргә кирәк булгач та, Реналь иң беренчеләрдән булып үзен тәкъдим итте. Менә шундый егет иде ул, – дип сөйләде Реналь Сәгдиев турында Дагстан республикасы буенча чик идарәсе башлыгының беренче урынбасары, генерал-майор Дмитрий Базанкин. Матәм митингында егет турында бик күп яхшы сүзләр, истәлекләр, кайгы уртаклашу сүзләре әйтелде. – Бүген Тукай районы өчен кайгылы көн. Өлешчә мобилизация буенча түгел, ә үзенең хәрби бурычы итеп, ватаныбызны сакларга киткән җирдән һәлак булды Реналь. Аның әти-әнисе, сеңлесе, якыннарының хәсрәтен кайгы уртаклашу белән генә җиңеләйтеп булса икән. Ләкин, тормыш дәвам итә, егетебезнең әтиәнисенә сабырлыклар телик, Ренальнең рухына догалар укып, аны тиешенчә озатык, – диде, район башлыгы Фаил Камаев, Реналь Сәгдиевның якыннары, дуслары, авылдашлары алдында чыгыш ясап. Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин, Ренальнең командирлары, хезмәттәшләре дә кайгы уртаклашу сүзләрен әйтте. Без дә һәлак булган батырның гаиләсенә түземлекләр теләп, аларның авыр кайгысын уртаклашабыз.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X