Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур бәйрәм

Салкын көзнең иң матур бәйрәме Өлкәннәр көнедер, мөгаен. Бу көннәрдә олы яшьтәге апа-абыйларыбызга карата ихтирам-хөрмәтебез аерата көчле чагыла – әти-әниләрне, әби-бабайларны, туганнарны, гомумән, барлык якын кешеләребезне котлыйбыз.

Өлкәннәребез хөрмәтенә Мәләкәс авылы мәдәният йортында да мул бәйрәм табыны һәм концерт оештырылды. Әби-бабайлары каршында мәктәп укучылары бик матур чыгыш ясадылар. Ел дәвамында үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләрнең һәрберсенә котлау сүзләре җиткерелде. 
Кунакларыбыз дустанә атмосферада, тәмле чәй табыны артында бу көнне үзләре дә җырладылар, шатлыклары һәм борчулары белән уртаклаштылар, хәл-әхвәл сорашып рәхәтләнеп аралаштылар.
Чараны оештыручылар катнашучыларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр, озак елларга ныклы сәламәтлек, якын кешеләренең хөрмәтен тоеп яшәүләрен, бәхет һәм иминлек теләделәр. Барлык кунаклар да күңелле ял итеп, кичәдән күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Лидия ФӘРТДИНОВА, 
авыл китапханәсе мөдире. 

Фото Лидия Фәртдиновадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев