Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар, сугыш һәм тыл ветераннары!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән соң күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге саклана. Азатлык өчен башын салганнарны, сугыштан соң яраларыннан вафат булганнарны истән чыгармау, исәннәрне хөрмәтләү – һәрберебезнең изге бурычы. Кызганыч, вакыт тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, үзләрен аямыйча, дошман уты астына кергән ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Без аларга тынычлык алып килгәннәре, тормыш тәҗрибәсе, ватанпәрвәрлекләре өчен чиксез рәхмәтле. 
Илебез күге аяз булсын, киләчәк буын сугыш дигән афәтне белмәсен. Тынычлык, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз. Сезнең буын – җиңүчеләр буыны – күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык, иң газиз кешеләрен мәңгегә югалту бәрабәренә дәньяны фашизмнан коткарган. Сез күрсәткән батырлык үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Сезгә сәламәтлек, бәхетле һәм тыныч картлык телим, якыннарыгызның кадер-хөрмәте үзегезне һәрвакыт озата килсен. 

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев