Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, сугышчы-интернационалистлар!

Барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм. Ватанны саклау - ир-егет өчен изге бурыч. Азатлык, тынычлык хакына корал тотып сугышка киткән, геройларча һәлак булган илебезнең батыр уллары һәм кызлары алдында без мәңгегә бурычлы. 1418 көн һәм төнгә сузылган бу канкойгыч сугышның тәмамлану көне - 9 Май -...

Барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм. Ватанны саклау - ир-егет өчен изге бурыч. Азатлык, тынычлык хакына корал тотып сугышка киткән, геройларча һәлак булган илебезнең батыр уллары һәм кызлары алдында без мәңгегә бурычлы. 1418 көн һәм төнгә сузылган бу канкойгыч сугышның тәмамлану көне - 9 Май - хәтер көнендә күңелләр кабат актарыла. Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын. Барыгызга да иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим.

Рәхмәт сезгә, ветераннар, туган ил хакын аклап яши белүче тынгысыз җаннар. Сезгә хәерле озын гомер, бәхет телибез, сезнең белән горурланабыз.

Реклама

Сугышчы-әфганчылар координацион советының район буенча рәисе Рафаэль Хаматов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев