Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр сорау игътибар үзәгендә булачак

Чәршәмбе көнне район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда җир һәм милек ресурслары белән идарә итүгә хокуклы вазыйфаи затларның эшчәнлеген контрольдә тотуны тәэмин итү, белем бирү учреждениеләрендә законсыз җыемнар фактларын ачыклау, 2013 елда коррупция фактларының булу-булмавын тикшерү максатыннан җирле хакимият органнарының муниципаль норматив-хокукый актларына үткәрелгән экспертиза һәм...

Чәршәмбе көнне район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда җир һәм милек ресурслары белән идарә итүгә хокуклы вазыйфаи затларның эшчәнлеген контрольдә тотуны тәэмин итү, белем бирү учреждениеләрендә законсыз җыемнар фактларын ачыклау, 2013 елда коррупция фактларының булу-булмавын тикшерү максатыннан җирле хакимият органнарының муниципаль норматив-хокукый актларына үткәрелгән экспертиза һәм анализ нәтиҗәләре турында, район халкына медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты, медицина учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре каралды. Сөйләшү вакытында район прокуроры М. Әхәтов агымдагы елда ачыкланган шундый хокук бозу фактларын мисалга китерде. Авыл җирлекләрендәге хуҗалык кенәгәләрен тутыруда, аренда түләүләрен башкаруда хокук бозулар бар. Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрнең законсыз рәвештә торак төзүгә бирелү очраклары да теркәлгән. Ачыкланган фактлар буенча хокук саклау органнары тарафыннан чаралар күрелгән.
Каралган мәсьәләләр комиссиянең күз уңында булачак, диелде утырыш ахырында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X