Һава торышы кискен үзгәрә
Яңалыклар

Һава торышы кискен үзгәрә

28 июльдә Татарстан халкына сак булырга киңәш ителә — республикада һава торышы кискен начарланачак, урыны белән яшен, боз явуы һәм секундына 23 метрга кадәр җитүче штормлы җил көтелә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 28 июльгә каршы төндә кыска вакытлы яңгырлар нигездә республиканың көнбатыш районнарында гына явачак. Эсселек әле саклана: төнлә температура +16...+21 градус, ә көнчыгышта +24 градуска кадәр җитәчәк.

Көндез исә һава торышы бөтен Татарстан буенча үзгәрәчәк. Республиканың барлык төбәкләрендә дә явым-төшем көтелә. Көчле яңгырлар белән беррәттән, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Давыллы җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +23...+28 градус, ә көнчыгыш районнарда +31 градуска кадәр җылы булачак.

Чыганак: Татар-иннформ

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев