Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкны күбесенчә җир, хезмәт хакларын түләмәү кебек сораулар борчый

Кичә, хакимият бинасында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин район халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Иртәнге сәгать унбердән көндезге сәгать бергә кадәр барлыгы унсигез кеше язылган иде.

Кабул итү бүлмәсе янына тукайлылар күрсәтелгән вакыттан алдан ук җыела башлады. Районның төрле җирлекләреннән килгән халык арасында кемнәр генә юк: гади эш кешеләре, пенсионерлар - саный китсәң, төрле яшь, һөнәр ияләре бар иде биредә. Һәркем үзен борчыган соравына җавап табарга, киңәш алырга дип эш көне уртасында бар мәшәкатьләрен ташлап килгән.

Иң беренчеләрдән булып Рөстәм Заһидуллин янына «Татарстан» совхозы поселогыннан Гөлнур Әхмәдова узды. Дөресен генә әйткәндә, кабул итү бүлмәсенә ул авылдашы Кадрия Камалдинова белән килеп керде. Ике пенсионер апа тузган йорттан күченү мәсьәләсенә бәйле сорау белән килгән иде.

- Без озак еллар баракларда яшәдек. Вакыт белән таушалган, авария хәлендәге иске йортлардан күчерәбез дигәч, бик сөенгән идек. Шулай да безгә дигән яңа йорт төзелешен моңарчы кичектереп бардылар. Аннары вакыт үтү белән яңа торакның квадрат метры өчен булган бәяләрнең алдан сөйләшенгәненнән артуы безне борчуга салды, күп сораулар тудырды. Без килешә алмаган, разый булмаган әйберләр шактый. Менә шуларга җавап табарга дип, ярдәм сорап килдек, - дип сүз башлады Гөлнур Гасыйм кызы.

Аларның мөрәҗәгатен тыңлап, шулай ук әлеге очрашуда катнашкан районның баш архитекторы Владимир Писаревның әлеге сорау буенча аңлатуларыннан соң Рөстәм Илдус улы Гөлнур Әхмәдова белән Кадрия Камалдиновага Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга хәлне аңлатып, рәсми хат белән чыгарга киңәш итте.

Алардан соң юстиция министры урынбасары янына җир, хезмәт хакларын түләүне тотраклау мәсьәләләре белән шактый кеше керде. Шулай да Рөстәм Заһидуллинга шулай ук сатып алган йорт җиһазының сыйфатсыз булуы, юл-транспорт һәлакәте очракларына, район эчке эшләр бүлеге эшенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев