Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гриппка каршы көрәш җәйдән үк башлана

Август-сентябрь айларыннан гриппка каршы прививка ясату кампаниясе старт ала. Бу турыда районның санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышында сүз булды.

Тукайлылар арасында авыруга каршы торучанлык формалашсын өчен бар халыкның 40 проценттан да ким булмаган өлешен вакцинацияләргә кирәк. Былтыр бу күрсәткеч үтәлгән. Быел да, сәламәтлек саклау учреждениеләренә тиешле препаратлар кайту белән, прививка ясатуны оештырырга кирәк булачак. Узган сезонда районда бер кеше грипп белән авырган булган, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Роза Салихова. Әлеге авыру гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Гомумән, вакцина ясаткан кеше авыруны өзлегүләрсез, җиңел формада уздыра, дип белдерә белгечләр. Шуңа күрә хроник авырулы кешеләрне, балаларны, өлкәннәрне үз сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга, авыруга каршы чараны алдан күрергә чакыралар.
Ә кошчылыкта эшләүчеләр бигрәк тә уяу булырга тиешләр. Аларның кимендә 75 процентына гриппка каршы прививка ясату зарур. Роспотребнадзор белгечләре исә 90 процентына ясау кирәк дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев