Гиндукуш хәрби дан музее хезмәткәрләре һәм Иске Абдул мәктәбе коллективы патриотик тәрбия атналыгы уздырганнар
2 февраль - Россиядә хәрби дан көне - Сталинград сугышында җиңү яулаган көн (1943 ел). 200 көнгә сузылган канкойгыч сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә. Гиндукуш музее директоры Мингазова...
2 февраль - Россиядә хәрби дан көне - Сталинград сугышында җиңү яулаган көн (1943 ел). 200 көнгә сузылган канкойгыч сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә.
Гиндукуш музее директоры Мингазова Т.Н. cүләре буенча, Сталинград шәһәрендә җиңүне билгеләп үтүне декабр аенда ук башлаган булганнар. Ул чагында бөек Ватан сугышы ветераны 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры Нуриев Рәфкат абый белән очрашканнар, аның фронт истәлекләре белән танышканнар. Шундый батыр авылдашлары булуы белән чиксез горурлык хисләре кичергэннэр.
Ә үткән атнаны Гиндукуш хәрби дан музее хезмәткәрләре һәм Иске Абдул мәктәбе коллективы патриотик тәрбия атналыгы дип игълан иткәннәр. Һәм һәр көн саен озын тәнәфесләрдә герой-шәһәр Сталинград турында документаль филмьнар караганнар. Шул рәвешле бу шәһәрнен тарихы белән, күренекле урыннары белән танышканнар. Ә 2 февраль көнендә ике китап авторы, ветеран укытучы Дәүләтшин Зөфәр абыйны кунакка чакырганнар. Ул Сталинград шәһәре халкының батырлыгы турында сөйләгән. Бу шәһәрне азат итүдә катнашкан һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырган. 1961 елга алынган мәгълүматлар буенча Иске Абдул авылыннан 12 кеше, башка авыллардан 7 кеше. Менә алар Набиуллин Габдулла, Сибгатуллин Лотфулла, Зиннатуллин Гарифулла, Сагидуллин Габдулла, Галимов Габделбар, Махупов Файзрахман, Хафизов Габдрахман, Гилметдинов Гилмулла, Гилмиев Исмәгыйль һ.б.
Ә очрашуның ахырында тынычлык өчен башын салган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев