Газетага язылу башланды
1 сентябрьдән 2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була.
Почта аша газетаның җомга санына гына аерым язылу 701,76 сум, чәршәмбе-җомга саннарына язылу 908,64 сум тәшкил итә. Газетаны редакциядән килеп алучыларга 450 сум түләргә туры киләчәк.
Район һәм ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, район кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышыйм дисәгез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев