Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетада яңа житәкче

Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев «Якты юл» («Светлый путь») газетасының яңа редакторы белән таныштырды. Ул – Резидә Мәхмүт кызы Юсупова. Моңа кадәр Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетының «Жилой квартал Челны» газетасында баш редактор булып эшләгән.

Р. Юсупованың массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсе зур. 1990 елда ул Казан Дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Югары уку йортыннан соң «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең «Нур» газетасында 10 ел эшли. Шулай ук 10 елдан артык «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясендә хезмәт куя. «Новости» («Яналыклар») программасының шеф-редакторы, директор урынбасары булып эшли. Резидә Юсупова «Наш депутат», «Пусть всегда будет мама», «Есть такая профессия» кебек күп кенә популяр телевизион проектлар авторы. Аның җитәкчелегендә ике ел дәвамында «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясендә шәһәр башкарма комитеты белән уртак «Вектор Комфорта» программасы чыкты. 
Р.Юсупова – массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе, ТРның массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре.
Фаил Камаев газетаның район тормышының барлык якларын яктыртучы мәгълүмат мәйданы булуын ассызыклады. Интернет заманында ул үз позицияләрен сакларга, көн кадагындагы проблемаларны җиткерүдә, райондашлар белән аралашуда трибуна булырга тиеш. Басма контентының сыйфатын яхшыртуга төп таләп – яшәешне бар яклап яктырту, газетаны барлык категория укучылар өчен кызыклы һәм файдалы итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев