Газета чыгуда үзгәрешләр бар
1 Май һәм 9 Май бәйрәмнәрендә барысы 9 көн ял көтелә. 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме. 2, 3 май – шимбә-якшәмбе көннәре. 4 һәм 5 майга исә Яңа ел каникуларына туры килгән 4, 5 январь – ял көннәре күчә. 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме – шимбә көнгә туры килә, шуңа күрә аның ялы 11 майга – дүшәмбегә күчерелә.
Рәсми яллар белән бәйле рәвештә, газетаның чыгу графигында да үзгәрешләр көтелә. 6 май – чәршәмбе саны төшеп кала, 8 май – җомга саны «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән 20 битле булып чыга.
Хөрмәтле газета укучылар, күргәнегезчә, газета саннары кыскара. Шуны истә тотып, игълан-котлауларны иртәрәк бирүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев