Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Га­ри­за­сыз гы­на тү­лә­нә

Ки­лә­се ел­дан йөк­ле­лек һәм ба­ла та­бу бу­ен­ча ба­ла ту­ган­нан соң бер тап­кыр би­ре­лә тор­ган по­со­би­е­ләр эш­лә­ү­че граж­дан­нар­га про­ак­тив ре­жим­да – га­ри­за­сыз гы­на бил­ге­лә­нә­чәк.

Мон­нан тыш, хез­мәт­кәр­ләр­нең ва­кыт­лы­ча эш­кә ярак­сыз­лык ту­рын­да­гы бюл­ле­тень­нә­ре элек­трон фор­мат­ка кү­че­ре­лә. Шул сә­бәп­ле, ки­лә­се ел ба­шын­нан хез­мәт­кәр­ләр­гә әле­ге бюл­ле­тень бу­ен­ча тү­ләү алу өчен эш би­рү­че­гә бе­леш­мә тап­шы­рыр­га ки­рәк бул­мый.
Со­ци­аль ими­ни­ят­ләш­те­рү фон­ды (ФСС) бе­лән эш би­рү­че­нең үза­ра элем­тә ка­гый­дә­лә­ре дә үз­гә­рә. 2022 ел­ның 1 ян­ва­рен­нан ва­кыт­лы­ча эш­кә ярак­сыз­лык бюл­ле­те­нен элек­трон до­ку­мент рә­ве­шен­дә тер­кәү мәҗ­бү­ри бу­ла­чак. По­со­би­е­не бил­ге­ләү һәм тү­ләү ими­ни­ят­ләш­те­рү­че фонд та­ра­фын­нан ту­ры­дан-ту­ры оеш­ты­ры­ла. Со­ци­аль ими­ни­ят­ләш­те­рү фон­ды хез­мәт ха­кы­ның кү­лә­ме, йөк­ле­лек һәм ба­ла та­бу ялы­на ки­тү ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар­ны эш би­рү­че­нең үзен­нән, ә ба­ла туу фак­ты ту­рын­да бе­леш­мә­не Граж­дан­лык хәл­лә­ре акт­ла­рын тер­кәү (ЗАГС) сис­те­ма­сы аша ала­чак. Йөк­ле­лек һәм ба­ла та­бу, шу­лай ук ба­ла туу­га бәй­ле по­со­би­е­ләр­не фонд әле­ге мәгъ­лү­мат­лар­га ни­гез­лә­неп бил­ге­ли, ди­е­лә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев