Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаризалар онлайн кабул ителә

Вузларга Дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар кабул итү сервисы эшли башлаган. Абитуриентларны документларын кабул итү комиссияләренә китереп тапшыру, чиратларда тору мәшәкатеннән коткара бу. Портал аша гаризаны дәүләт уку йортларына, шулай ук кайбер хосусый вузларга тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән файдалану өчен, тиешле форманы тутырырга кирәк.

Моның өчен порталда теркәлү шарт. Берьюлы биш вузга гариза тапшыру рөхсәт ителә. Уку йорты өстәмә документлар сораса, аларны да портал аша юлларга мөмкин. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәренә караганда, сервиста абитуриентлар өчен файдалы күп кенә функцияләр булдырылган. Биредә өстәмә сынаулар вакытын белергә, конкурс исемлекләрендә үз урыныңны күзәтеп барырга, шулай ук вузның кабул итүенә ризалык бирергә мөмкин. Укырга кергәч, уку йорты портал аша хәбәр җибәрәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев