Гает – өйдә, Сабан туе кайда уза?
Безнең урамга да бәйрәм килде, диярсең. Мөселман өммәте Ураза гаетен өйдә генә уздырачак, ә менә Сабан туен ничек оештырулары әле билгеле түгел. Аның каравы ТАССРның 100 еллыгына бәйле чаралар булачак. Тик күп кунак чакырып түгел.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән онлайн брифингта сүз коронавирустан кала башка яңалыклар турында да барды. Билгеле, гадәткә әверелгәнчә, статистикасыз булмый. 21 майга караган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы расланган. Аның берсе читтән кертелгән, калганнары авыручылар белән аралашу аркасында чирләүчеләр. Бер үлем очрагы да бар. 24 кеше – хастаханәдә, 47се өй шартларында дәвалана.
Моңа өстәп шушы көннәрдә Казанга Якутиядә вахта белән эшләүчеләр кайтачак. Алар барлыгы 176 кеше. Бу эшчеләрне «Ливадия»гә 14 көнлек карантинга җибәрәчәкләр. Татарстанга элегрәк кайтарылган 69 вахтачы обсервациядән чыкты.
Журналистлар үзизоляция шартларының яңа «йомшаруы» кайчан көтелә дип кызыксынды. Галимова сүзләренчә, әле алдан нидер фаразлау бик үк дөрес булмас иде. Ниндидер нәтиҗәгә килү эпидемиологик вазгыятькә генә бәйле. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 26 медицина оешмасында 2577 койка-урын резервы бар. Көн саен республикада 4 мең тирәсе коронавируска тест уздыралар.
Коронавирус булса да, Татарстан өчен мөһим булган датаны игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. ТАССРның 100 еллыгын тыйнак кына – халык күп җыелган зур чараларсыз гына оештырачаклар. Төп вакыйга Дәүләт Советында булачак. Анда тантаналы утырыш узачак. «Россия почтасы» исә бәйрәмгә 250 мең данә махсус марка чыгарачак. Бер гасырлык юбилей уңаеннан номиналы өч сум булган истәлек монетасы да барлыкка киләчәк. Аның алгы ягында – Россия гербы, ә артында Казан Кремле фонында милли киемнәрдән биеп торучы яшьләр сурәтләнгән.
Пандемия дини бәйрәмнәрне дә аямый. Ураза бәйрәмен дә өйдә генә уздырабыз. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты да шулай эшли, гаетне якыннары белән уздырачак. «Хәзер түземлек сыналган, кунакларга йөрүдән баш тартыр вакыт», − дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле. Ә менә Сабан туена килгәндә, җитәкчелек аны уздыру форматы турында уйлана башлаган икән инде.
Брифингта билгеле булганча, элегрәк Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков тарафыннан җиткерелгән калдыкларны термик эшкәртү заводы төзелеше буенча халыкара экспертиза нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. «Нәтиҗәләр һәр теләгән кеше күрсен өчен ачык булачак», − диде Галимова бу уңайдан. Ул искәрткәнчә, әлегә сүз төзелеш турында бармый. Башта проект белән җәмәгатьчелек танышырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев