Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы басылып чыкты

Казанда язучы, публицист, татар милли хәрәкәте вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың «Милләт язмышы» китабы дөнья күрде. Бу язучының илленче китабы булып тора. Анда танылган татар язучысының иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйле язмалары урын алган. Китап «Аяз» нәшриятында басылып чыккан.

«Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың бу яңа китабына соңгы елларда язылган кайбер сәяси һәм фәнни-публицистик мәкаләләре, күзәтү-рецензияләр, мөрәҗәгатьләр һәм хатлар, сәяхәтнамәләр һәм милләт эшләре буенча хисаплары, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышлары тупланган. 
Бу язмаларның географиясе дә бик киң – Идел-Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да анда чагылыш тапкан» дип мәгълүмат бирә нәширләр. 
Фәүзия Бәйрамова – танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, татар милли хәрәкәте активисты. 1989 елда Татарстанда беренче коммунистик булмаган фирка «Иттифак»ка нигез салучыларның берсе һәм аның җитәкчесе. 1986 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. «Болын» (1986), «Моң» (1991), «Мәйдан татарларны көтә» (1992), «Кара урман» (1997), «Безне онытмагыз» (1998), «Дәверләр күчешенә» (1998), «Күчүм хан» (2007) һәм башка әсәрләр авторы. Себер татарлары тарихын өйрәнүче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев