Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фото сөючеләрне “Россия сулары” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Россиядәге елга, күлләргә, сулыкларга багышланган фотографияләр бәйгесе быелның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Россия экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Россия сулары” фотобәйгесенә эшләр кабул итә. Россиядәге елга, күлләргә, сулыкларга багышланган фотографияләр бәйгесе быелның 6 октябренә кадәр дәвам итә. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә яшенә һәм торган урынына карамастан, профессионал һәм шулай ук үзешчән фотограф эшләре дә кабул ителә.

6 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр аерым төркемдә булачак. Фотографияләрнефотоконкурсвода.рф.сайтына урнаштырырга кирәк.

Жюри эшләрне “Шәһәр һәм су”, "Су хакимнәре" (объектлар), “Бу кызыклы...”, “Минем дөньям” номинацияләрендә бәяләячәк. Җиңүчеләрнең исемнәре фотобәйге сайтында һәм социаль челтәрләрдә 14 октябрьдә игълан ителәчәк. Иң кызыклы эшләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта “Россия сулары” фотокүргәзмәсендә куелачак. 
 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X